Фронтовик кызлары

2020 елның 14 феврале, җомга

Яңа Чәчкап авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак калфак”  оешмасы тыл хезмәтчәннәренең хәлләрен даими белешеп тора. Шушы көннәрдә алар “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” республика акциясе кысаларында Наилә апа Сабировада кунакта булдылар.

Гөлнур апа Сәлахованың баян сузуы астына җырлап кергән үзешчәннәрне шатланып каршы алды ул. Аның иркен йортында мондый очрашулар беренче тапкыр гына оештырылмый. Шуңа да “Аулак өй”гә, үткәннәрне искә төшерербез, дип, иң кечкенә сеңелесе Розаны, бала чаклары авыр сугыш елларына туры килгән Галиябану апа Әхмәтшинаны, Василә апа Шиһапованы, Рушания апа Камалованы да чакырган. Зал уртасына түгәрәкләп утырып, гапләшә-гапләшә дегәч үрделәр, орлык бөрчекләделәр, аларны бер-берсе белән алмаштылар. Яшьлекләрендәге моңлы көйләрне суздылар, тәмләп чәй эчтеләр. Бүгенге тормышларына шатлансалар да, һәрберсенең күңелендә сугыш еллары эзен калдырган яра аларның. Наилә апа араларында иң өлкәне. Сугыш башланганда аңа унынчы яшь була.

– Бу кайгылы хәбәр әти йорт салыр өчен бүрәнә алырга киткәч килде. Аны ничек чакыртып кайтарганнардыр, белмим. Кайтып бер генә кич кунды. Безне, ике кызын, улын, итәгенә утыртып, кысып-кысып кочаклаганын хәтерлим. Кичкә кадәр урамнан бер дә кермәдем. Юлга чыгып карап, кайтыр, дип көттем. Сугышка киткәнен аңлап бетермәгәнмен шул, – ди ул күз яшьләрен сөртеп. Ә әтиләре кайтмый. 1942 елда хәбәрсез югала. Төпчек кызы Роза белән авырлы калган, шуның өстенә авыру әнисенең төп ярдәмчесенә әверелә кечкенә Наилә.

Аннан колхоз эшендә катнаша башлый. Бигрәк тә чәчү-урак вакытларында кызуга туры килә.

– Кайда чакырсалар, шунда бардык. Фермада сыерлар карадык, кырда утавын да утадык, көлтә дә ташыдык. Кышын аларны суктырдык та. Барысын да санап бетерерлекмени?! – ди Наилә апа, ул авыр вакытларны искә алып. Сугыштан соңгы еллар да тиз генә җиңеллек алып килми әле. Бер авыз сүз русча белмәсә, яше җитмәсә дә, Мәскәү якларына торф чыгарырга да чыгып китә.

Әтиләре яу кырыннан кайтмаганнарга бигрәк тә авырга туры килә шул. Василә апа да аны бер күрергә тилмереп яши. Ә менә Галиябану апа белән Рушания апага “әти” дип әйтү бәхете тия. Әтиләре Садретдин белән Нуретдинның сугыш язмышлары да охшаш. Бергә Германиядә әсирлектә булалар.

– Әти: “Без Муса Җәлил белән бер төрмәдә идек, әмма аны күрә алмадык”, дип сөйли иде. Тагын Нуретдин абый аркасында гына исән калуын да әйтә иде. Ул пешекче булгач, әтине ашату җаен тапкан, әмма бер дә сөйләшмәгәннәр, күз карашлары белән генә аңлашканнар, – ди Галиябану апа.

Менә шундый хатирәләрне уртаклаш-тылар ул көнне, Мәдәният йорты директоры Хөрия Җиһаншина әйтүенчә, авылда бүгенге көндә 13 тыл хезмәтчәне яши, аларның икесе сугыш толы да.

– Авыр елларда хезмәт куйган авылдаш-ларыбыз өлкән яшьтә яшьтә булгач, мә-дәният йортындагы чараларга йөри алмыйлар. Үзебез киләбез. Бер күреп сөйләшү – үзе бер гомер бит, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International