“Коррупциягә каршы көрәш хакында”гы федераль законның даими нигездә булмаган вәка-ләтләрен тормышка ашыручы авыл җирлеге депутатларының керемнәрен декларацияләү тәр-тибен гадиләштерү өлешенә төзәтүләр кертелде.
Муниципаль район башлыгының коррупция мәсьәлә-ләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белдерүенчә, авыл җирлеге депутатларының вәкаләтле органы депутатлары сайланганнан соң дүрт ай эчендә үзләренең керемнәре, милекләре һәм милеккә булган җаваплылыгы, хатынының яисә иренең, балигъ булмаган балаларының керемнәре турында белешмәләр бирергә тиеш. Моның белән алар закон нигезендә кабат декларация тапшырудан азат ителә. Тик әгәр дә бер ел эчендә ул күчемсез милек, җир, автомобиль, зур суммага кыйммәтле кәгазь алса, кабат декларация тапшырачак. Әлеге закон депутатларның эшчәнлеге нәтиҗәсен арттыруга юнәлтелгән.
Ләкин авыл җирлеге депутатларына карата артык таләпләрнең бетерелүе, аларны контрольләү “йомшару” дигән сүз түгел әле. Закон кушканча, алар ел дәвамында кыйммәтле килешүләр төземәгән булсалар, депутат барыбер бу хакта гади белешмә формасында хәбәр итәргә тиеш. Ул биргән мәгълүматның дөреслеге тиешле хезмәтчелекләр ярдәмендә тикшерелергә мөмкин, әгәр дә ялган икәнлеге ачыкланса, ул депутат вәкаләтләреннән азат ителә.
Шулай ук муниципаль депутатларның керемнәре хакындагы декларацияләрдә зур булмаган ялгышлыклар җибәргән өчен дә җаваплылык үзгәрә. Әгәр дә ул җибәргән ялгышлык мөһим булмаса, депутатка бары кисәтү ясала. Ә элек гамәлдә булган закон буенча бердәнбер җәза – аның вакытыннан алда депутат вәкаләтләрен туктату иде. Декларацияне тутырганда зур булмаган ялгышлыкларның дәрәҗәсенә карап, һәр очрак шәхсән карала.
Әгәр дә депутат вәкаләтле органда даими вазифаны биләп, декларациядә җибәргән ялгышлыгы җитди булса, ул депутатлык статусын югалтмыйча, вазифасыннан азат ителә. Ә салым декларациясендәге аерымлыклары бик җитди булса, ул вәкаләтне башкару һәм депутатлык мандатыннан мәхрүм ителергә мөмкин.