X Республика яшьләр форумы

2020 елның 14 феврале, җомга

«Безнең Татарстан» X Республика яшьләр форумы– яшьләр өчен ел саен үткәрелә торган төп мәйданчык, анда һәр яшь кеше һәм команда, үз идеясен яки проектын тәкъдим итә һәм яклый,  идеяләрен тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала.

 Форумның 9 ел үткәрелүе дәверендә 9125 проект катнашкан

256 проект финалга үткән,

 72 проект федераль грантка ия булган.

Форумның төп идеясе-социаль лифт булдыру һәм тормышка ашыру, аның ярдәмендә теләсә кайсы яшь кеше яки команда үз проектын тәкъдим итә һәм яклый, эксперт бәясен ала, проектны тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба һәм грант ярдәме ала.

Форум ел саен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. 2020 елда Форум 10 тематик мәйданчык буенча узачак:

-  «Архитектура территориясе»

- «Мәдәният һәм сәнгать территориясе»

-   «Игелеклелек территориясе»

-   «Инновацияләр территориясе»

-  «Кече ватан территориясе»

-  «Гражданлык җәмгыяте территориясе»

-  «Эшмәкәрлек территориясе»

- «Спорт территориясе»

- «Ситуацион үзәкләр элементлары территориясе»

-  «Куркынычсызлык территориясе».

Яшьләрнең иң яхшы проектлары 300 мең сумга кадәр грант белән якланачак, шулай ук яшьләр проектлары реестрына алга таба ярдәм итү  максатыннан  профильле министрлыклар һәм ведомстволар  кертеләчәк. Җиңүчеләрне билгеләү нәтиҗәләре буенча проектларның финал күргәзмәсе узачак, аңа профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре чакырылачак. Форум «іВолга», «Территория смыслов», «Таврида» һ.б. федераль форумнарда катнашу өчен Татарстан Республикасыннан иң яхшы проектларны сайлап алу буенча төп мәйданчык булып тора.

Форумда 14-30 яшьлек проектлар һәм идеяләр авторлары катнаша ала. «Яшь галимнәр» категориясенә караган затлар форумда 35 яшькә кадәр катнаша алачак. Гаризалар 2020 елның 1 мартына кадәр форумның рәсми сайтында теркәлә www.forumtatarstan.com .

Быел Форумның финал күргәзмәсен уздыру май аенда планлаштырылган. Финалында белем бирү чараларында булу, танылган кешеләр белән очрашу, шулай ук X Республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашу өчен 1000нән артык яшьләр катнашачак.

Элемтә өчен мәгълүмат: Галина Шеина-форум администраторы, тел.: +7 (965) 598-68-88; Нәфис Сираҗетдинов – форумның башкарма директоры, тел.: +7 (960) 084-21-33.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International