Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә интернет аша видео аша кабул итү булды, аны җитәкче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина үткәрде. Кабул итүгә Әлмәт кешесе мөрәҗәгать итте, анда күчемсез милек объектына милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләсе каралды. Онлайн-консультация барышында гражданинга килеп туган проблемалы ситуациядән чыгу буенча киңәшләр бирелде.
Шулай итеп, Татарстан Росреестры тарафыннан күрсәтелә торган хезмәт нәтиҗәсендә, Казанга килмичә, граждан ведомство җитәкчелеге белән турыдан-туры элемтәгә керә һәм оператив рәвештә үз мәсьәләсен хәл итә алды.
Исегезгә төшерәбез, бу мөмкинлеге Интернеттан файдалану мөмкинлеге булган һәр мөрәҗәгать итүченең бар. Видео-кабул итү бигрәк тә башка шәһәрләрдә һәм авылларда, хәтта Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен уңайлы.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр җитәкчелегенә видеоэлемтә аша кабул итүгә эләгү өчен алдан ук электрон адреска skype@rosreestr.org. гариза җибәрергә кирәк. Гаризада ФИО, Skype логинын, телефон (өй яки кәрәзле) номерын, e-mail (электрон адрес) һәм сорауны күрсәтергә кирәк.
Видео кабул итүгә ничек әзерләнергә?
Татарстан Росреестры вәкилләре белән аралашу Skype аша барганга күрә, әлеге сервис алдан ук куелырга тиеш. Урнаштырганнан соң, анда теркәлергә, аннары программаны эшләтеп җибәргәннән соң, менюның өске юлында «Контактлар», сайларга , ә ачылган исемлектә - «Яңа контакт»ны. Алга таба, ачылган юлга «rosreestr.tatarstan» дип җыярга һәм «Табарга ( найти)» төймәсенә басыгыз. Аста барлыкка килгә тәңгәллекләр исемлеге, кирәклесен сайлагыз һәм « Өстәргә (добавить)» төймәсенә басыгыз. Шуннан соң Татарстан Росреестры, Сезнең элемтәләрегез исемлегендә Skype тәрәзәсенең сул ягында чагылып, аралашу өчен мөмкин булачак. Шалтырату өчен, исемлектән кирәкле контактны сайлагыз һәм «Видеозвонок» төймәсенә басыгыз. Игътибар! Видеозвонок өчен сезнең компьютерда веб-камера һәм микрофон булырга тиеш.