Яңа Чәчкап авыл мәдәният йортында «Сугыш урлаган балачак» дип исемләнгән кичә узды, анда тыл хезмәтчәннәре, фронтовикларның уллары, хезмәт ветераннары катнашты. Авыл мәктәбе укучылары да килгән иде.
89 яшьлек Сәфәргали 1941 елда арышның уңуы, хатын-кызлар, картлар һәм балаларның кырларда арыш суктыруын, аннан җигүле сыерда Буага ашлык кабул итү пунктына илтәләрәрен искә төшереп сөйләде.
Ә Гаделҗан Низамов үзенең авыр балачагын, Сталинград янындагы сугышларда хәбәрсез югалган әтисен,алты баланың ятим үсүен искә төшерде.
Бу кичәгә килгән һәр өлкән кешенең ул авыр, кайгылы елларның хатирәләрен яңартырлык әйтер сүзләре бар иде. Кичә уңаеннан фотокүргәзмә дә оештырылды.