18 февральдә 7.10 сәгатьтән соң «Татарстан радиосы»нда «Яңа көн» программасы эфирында күчемсез милек белән алыш-биреш ясау үзенчәлекләренә багышланган интервью чыгачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галина Гончарова 2020 елда ана капиталын кулланып торак сатып алганда нәрсәләрне исәпкә алырга кирәклеге турында сөйләячәк. Балигъ булмаган балаларның милкенә карата алыш-биреш ясаганда гомуми кагыйдәләр ничек билгеләнгән һәм бергә алынган мөлкәт булган алыш-бирешләрне башкарганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк – бу сорауларга ачыклык кертәчәк.
Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru "Матбугат хезмәте-радиоэфирлар" бүлегендә, шулай ук безнең «Вконтакте» төркемендә. vk.com/rosreestr16.