Буада Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгы ярышлары узды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Инде 2011 елдан бирле Буада СССРның спорт мастеры Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгы ярышлары уза. Ачык ярышларда Буа, Казан, Тәтеш, Чүпрәле, Яшел Үзән районы чаңгычылары  5 төрле яшь төркемендә катнашты. Алар-профессиональ спортчылар һәм чаңгычылар-һәвәскәрләр. Катнашучыларны район җитәкчесе урынбасары Илдар Еремеев, шулай ук СССР, РСФСРның спорт мастеры, СССР Кораллы Көчләре призеры, Россия чемпионатлары призеры, «Россия һәвәскәрләр чаңгы берлеге» төбәк бүлеге рәисе Мәнсур Әхмәдиев сәламләде.

 Әлеге чараның инициаторы-спорт мастеры Сабирҗан Нәфыйковның улы - Айдар Сабирҗан улы буалыларга оештырудагы активлыклары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров ел саен  бу чарада катнашырга тырыша.  Быел да Ирек Мөнир улы Айдар Сабирҗан улы белән бергә җиңүчеләрне бүләкләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел СССРның спорт мастеры Ания Галимуллина үз студентлары белән килгән иде.  Укытучылары белән бергә Казан архитектура төзелеш университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты студентлары да ярышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International