«Балкыш-Сияние» - ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручылар фестиваленең гала - концертына чакырабыз.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

19 февраль көнне 18.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында  «Балкыш» ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашучыларның гала-концерты узачак. Буа районының иң яхшы үзешчән башкаручылары талантларын күрсәтү өчен җыелачаклар. Аерым башкаручылар һәм вокаль ансамбльләр башкаруында матур җырлар яңгыраячак. Шунысы куанычлы, фестивальнең муниципаль этабында яңа исемнәр һәм коллективлар ачылачак, алар гала-концертта тамашачыларга үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Ветераннар тормышында бу фестиваль зур әһәмияткә ия. Чөнки фестиваль-башкаручылар бәйгесе  генә  түгел, ә иң мөһиме – бер-берсе белән аралашу, үткән елларны искә төшерү, яшьлекне искә алу, яңа энергия туплау, киләчәккә позитив карашта яшәү мөмкинлеге дә..

Барлык мәгълүматларны 3-21-09 телефоны аша белешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International