Бүген "эшлекле дүшәмбе" барышында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

“Эшлекле дүшәмбе” эше традиция буенча бүләкләү тантанасыннан башланды.  Алга таба Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Хәсәнов Буа районындагы һәм Буа шәһәрендәге оператив хәлләр белән таныштырды. Район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев  үзара салым акчаларын җыю буенча эшне оештыру турында мәгълүмат бирде. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышы турында Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин хисап тотты.

Буа муниципаль районында селекция-нәсел хезмәте эше һәм нәсел хуҗалыгына дәүләт ярдәме турында селекция-нәсел хезмәте начальнигы Равил Исхаков сөйләде.

Буа районы Пенсия фонды җитәкчесе Рафыйк Җәләлов пенсия законнарына үзгәрешләр кертү һәм электрон хезмәт кенәгәләрен алып бару турында хәбәр бирде.

Буа ЗУЭСының 2019 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2020 елга бурычлар белән «Таттелеком» ГАҖ филиалы Буа ЗУЭСы баш инженеры Равил Насыйбуллин уртаклашты.Киңәшмә барышында шулай ук "Светофорик" балалар бакчасы мөдире Гөлнара Рәхмәтуллина, Норлат авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Булатова, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 8 нче ФПС отрядының 111 янгын-коткару бүлеге башлыгы Нияз Садыйков чыгыш ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International