"ТР Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУсеннә Татарстан Респудликасы территориясендә “бик көчле җил” куркыныч метеорологик күренеше турында 1 номерлы шторм турында түбәндәге эчтәлекле кисәтү килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 17 февраль кичендә һәм төнлә, 2020 елның 18 февралендә көндез
- 17 февральдә 21 сәгатьтән 18 февральдә 06 сәгатькә кадәр көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булачак, ә урыны белән җил тизлеге 25 метрга кадәр (Казан шәһәрендә 22 метрга кадәр);
- юеш кар, кар рәвешендәге явым-төшем, урыны белән яңгыр, көндез кайбер районнарда көчле;
- күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;
-бозлавык;
-иртән һәм көндез урыны белән томан;
- юлларда бозлавык, кар “боткасы” көтелә.