Тулы канлы яшисе килә

2012 елның 1 декабре, шимбә
Декабрь башыннан Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районда традицион Инвалидлар декадасы  уза.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында да шөгыльле булырга теләүчеләр күп. Аларның да тулы канлы яшисе килә. ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 29 маендагы 434 номерлы Карары нигезендә республикада инвалидларга, инвалид баласы булган ата-аналарга, күп балалыларга эш урыны булдырган оешма-предприятиеләрнең, агрофирмаларның чыгымын өлешчә кайтару программасы гамәлдә. Инвалид эшләүчеләр өчен ТР Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчегә бер тапкыр кайтарышсыз 50 мең сум акча күчерә. Шундый шартларда “Н. Ш. Сибгатуллина” шәхси предприятиесенә бухгалтер хезмәткә урнаштырылды. “Бу инвалидны эшкә кабул итүче өчен отышлы вариант. Ләкин факт факт булып кала: инвалидларны эшкә алырга атлыгып тормыйлар”, - ди шөгыль үзәге директоры Рәсим Абитов. Сүз уңаеннан, җәйге айларда шөгыль үзәге 16 кешене вакытлыча эшкә урнаштырган. 
Инвалидлар өчен рухи ярдәм дә мөһим. Мәктәпләрдә “Бер-берегезгә кулыгызны сузыгыз” исемле сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Фәния Әнвәрова, Резеда Низамова картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне яңа китаплар, вакытлы матбугат белән таныштырып баралар. Инвалидларның аларның җирле радио аша сөйләүләрен дә көтеп алалар. Быел Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Буа башлангыч оешмасы әгъзалары өчен Казаннан махсус әдәбият, дисклар алып кайтуны җайга салганнар. Китапханәче Гүзәл Заһидуллина алар белән таныштыра. Декада кысаларында сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Руминә Хәбибуллова быел түгәрәк даталарын билгеләп үтүчеләр өчен социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, үзешчәннәр катнашында чәй өстәле оештырачак. Агрофирмалар, оешма-предприятиеләр үзләрендә эшләп пенсиягә чыккан һәм эшләүче инвалидларга төрлечә  ярдәм итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International