Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашында бүген Буада кооперацияне нәтиҗәле үстерү көне уздырылды. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чараның инициаторы-Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү буенча компетенцияләр үзәге.
Очрашуда катнашучыларга, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләренә («Агростартап», «Яңа эш башлаучы фермер» һ.б.) дәүләт ярдәме чараларының үзгәртелгән программалары турында сөйләделәр.