Казанда Сәйдәшевнең концертлар залында республиканың иң яхшы студент хезмәт отрядлары бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында буалылар да бар иде.
Буа ветеринария техникумы Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмасының «Студентлар отрядларының иң яхшы штабы» номинациясендә җиңү яулады. Ул 60 мең сумлык сертификатка ия булды. Студентларның иң яхшы хезмәт отряды мастеры - «Ветеринар» отряды җитәкчесе Надилә Әхмәтшина.