Казанда А.Котков исемендәге рус хор музыкасының 29нчы фестивале узды, фестивальдә «Рябинушка» халык җыры ансамбле, җитәкчесе В. Евдокимова, аккомпаниатор И. Нуруллин катнашты. Ансамбль Казан тамашачыларын рус җыры белән сөендерде. Фестиваль бөтен республикадан килгән хор коллективлары чыгышларыннан торган матур калейдоскопка әверелде. Бәйрәмдә Татарстанның Түбән Кама, Яр Чаллы, Апас, Сарман, Чирмешән, Лаеш, Алабуга, Азнакай, Балык Бистәсе һәм Әлмәт районнарыннан килгән 30дан артык хор һәм ансамбль катнашты. Кайбер районнар тамашачылар игътибарына 2шәр һәм хәтта 3әр коллектив тәкъдим итте. Алар арасында рус җырлары белән данлыклы Буа, Норлат, Биектау һәм Яшел Үзән районнары бар.


