Буа үзәк район хастаханәсендә " Әйдәгез, ярдәм итик!” исемле Буа якташлар җәмгыятенең социаль проекты дәвам итә. Акция муниципаль район халкына консультатив һәм практик характердагы үз вакытында, квалификацияле, үтемле медицина ярдәме күрсәтү максатларында үткәрелә. Проектның координаторлары - Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ветераннар Советы Рәисе Наил Садыйков, Буа якташлыгы җәмгыятенең җаваплы секретаре Наил Шәмиев, Буа якташлыгы әгъзасы Рушания Вахитова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов һ.б. Пациентларны Казан шәһәреннән килгән табиблар: онколог-хирург Илдар Әһлуллин, кардиолог Элла Әһлуллина, невролог Марат Хәйруллин, кан тамырлары хирургы Айгиз Фәйсханов, онколог-химиотерапевт Рөстәм Сафин, онколог-гинеколог Диләрә Кәлимуллина кабул итте. «Әйдәгез ярдәм итик» акциясе кысаларында 123 пациент каралды, Казанда тикшерү һәм дәвалау буенча рекомендацияләрне 16 кеше алды. Кан тамырлары хирургы 2 операция үткәрде.