“Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бөек татар шагыйре М.Җәлилнең 114 еллыгына багышланган чарада катнаштылар

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

14 февраль көнне Үзәк китапханәгә “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Китапханәче Низамова Резидә нәниләр өчен китапханә буенча  экскурсия үткәрде, төрле китап күргәзмәләре, яңа китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Аннан соң балалар уку залына бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган чарага үттеләр. Алып баручы шагыйрь тормышыннан, аның бала һәм үсмер елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар турында сөйләде.  Балалар үзләренең тәрбиячеләре белән М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар. Чара видеоматериаллар күрсәтү һәм презентация белән  үрелеп барды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International