ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы бүген Калининградка барып җитте. Байракны хөрмәтләп аңа Калининград өлкәсе эмблемасын беркеткәннән соң бәйрәм концерты булачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.
"Флагны хөрмәтләү Калининград өлкә тарих-сәнгать музеенда узачак, шуннан соң анда бәйрәм концерты булачак", - дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле.
Концертта татар телендә җырлар башкарып, халыкара җыр конкурслары лауреатлары Рөстәм Насыйбуллин һәм Сөмбел Билалова катнашачак.
Чараның мәртәбәле кунагы Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев булачак.
ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Россиянең барлык федераль округларында да булырга тиеш. Ул 30 гыйнварда Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә старт алды. Флагка Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең эмблемалары беркетелгән инде.