26 февральдә 10нан 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Казанда юридик һәм физик затларның банкротлыгы процедурасы мәсьәләләре буенча “Кайнар телефон линиясе” үткәрәчәк. “Кайнар линия”гә мөрәҗәгать итүчеләр гражданинның банкротлык процедурасы нәрсәдән гыйбарәт булуын; кем банкрот була ала һәм нинди шартларда; банкротлык процедурасын нәрсәдән башларга; банкротлык нәтиҗәләре нинди һ.б. турында белә ала.
«Кайнар линия» телефоны (843)255-25-71.
Белешмәгә
Росреестр үз-үзен җайга салучы арбитраж идарәче оешмалар эшчәнлеген, шулай ук банкротлык турындагы эш буенча кредиторлар һәм суд утырышларында катнашу буенча вәкаләтләрне контрольдә тота.
Республика районнарында Росреестр экспертлары үткәрә торган кайнар линия күчемсез милекне теркәү һәм кадастр исәбенә алу мәсьәләләренә багышланачак. Аны үткәрү вакыты - 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгатьләре бүлегендә-Кайнар линияләр. Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.