Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Буа ветеринария техникумының «Игелек-милосердие» отряды волонтерлары белән Ватанны саклаучылар көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Панцырев Михаил Дмитриевичны Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Яшьләрнең мондый төрдәге акцияләрдә катнашуы әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбиянең бик мөһим элементы булып тора. Бөек Ватан сугышы ветераннары кебек үк, без ирекле, бәйсез илдә яшәвебез өчен рәхмәтле булырга тиеш. Бәйрәм белән, кадерле ветераннар!