Бүген буалыларга Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган әтиләре, туганнары күмелгән урыннар турында хәбәр иттеләр

2020 елның 21 феврале, җомга

Бүген Мәдәни үсеш үзәгендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган буалыларның якыннары күмелгән урыннары турында хәбәр алдылар. Хәбәрнамәләрне тапшыру тантанасы Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы кысаларында узды.

Яңа Чәчкаптан Әнәс Гарифулла улы әтисе Гариф Абдрахмановның 1943 елның 29 августында яралардан һәлак булуы һәм Харьков өлкәсенең Богодухово районы Шубы авылында күмелүе турында белде, ә Мария Владимировна әтисе Архиреев Владимир Алексеевичның 1941 елның августында Псков өлкәсенең Великолукский районында һәлак булуы турында хәбәр алды. Абыйлы-энеле Гадылҗан һәм Салих Әхмәтовларның һәлак булу урыннары турында аларның туганы Салих Расыйх улына хәбәр бирделәр. Гаделҗан 1941 елның декабрендә Ленинград өлкәсендә, Салих бер елдан соң Волгоград өлкәсенең Городищенск районында һәлак була. Атабай-Әнкәбә авылында туган Латыйф Абзалов 1942 елның 16 августында сугыш яраларыннан вафат була. Калуга өлкәсенең Юхново районы Строево авылында җирләнгән. Кайбыч авылында туып-үскән Гарифҗан Нигъмәтҗан улы Әхмәтов 1943 елның 2 августында Харьков өлкәсенең Петровский районында һәлак була. Хәбәрләрне туганнары Эльмира Рәшитовна һәм Гөлсинә Рифкатовна алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International