Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Буа ветеринария техникумында яшь белгечләрне предприятиеләргә җәлеп итү буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Рузалина Вәлиуллина, Буа ветеринария техникумы җитәкчесе Илдар Гыйниятуллин, республиканың барлык районнарыннан ветеринария берләшмәләре, аграр тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Алмаз Хисаметдинов үз чыгышында дәүләт ветеринария хезмәтен кадрлар белән тәэмин итүдә проблемалар күренми, дип билгеләп үтте. Биредә комплектлаштыру 95% тәшкил итә. Дәүләт хезмәте буенча белгечләрнең уртача яше-42 яшь. 35 яшькә кадәрге яшь белгечләргә ярдәм итү буенча эчке программа эшли. Ветеринария берләшмәсенә эшкә урнашканда, белем дәрәҗәсенә карап, яшь белгечләр 25тән 35 меңгә кадәр бер тапкыр бирелә торган акча алалар. Шулай ук алар ай саен төп хезмәт хакына 8-10 мең сум күләмендә өстәмә акча да алалар.