Күп балалыларга салым кими!

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча өстәмә салым түләүләре бирелә. Аларны әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннар, аларның өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары алырга мөмкин.

Физик затлар мөлкәтенә салым буенча һәр балага фатир яисә бүлмә мәйданының биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры күләмендә өстәмә салым түләүләре бирелә. Мәсәлән, әгәр дә салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры булса, ул вакытта салым исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт чигерү һәм һәр балага исәпләгәндә 5 квадрат метр өстәмә чигерү кулланылачак. Нәтиҗәдә, салымны 45  квадрат метрлы фатирның кадастр бәясеннән түләргә кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, Федераль кануннарда барлык салым түләүчеләр өчен салым ташламалары каралган, алар салым инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итүне таләп итми. Бу күчемсез милек объектлары буенча чигерүләр: торак йорт буенча 50кв.м., торак йорт буенча - 20кв.м., һәм бүлмә яки фатир өлеше буенча - 10кв.м. Физик затлар мөлкәтенә салымны исәпләгәндә, автомат рәвештә мондый чигерү бирелә. Ташламага хокукны раслый торган өстәмә документларны салым инспекциясенә тапшырырга кирәкми.

Җир салымы буенча күп балалы кешеләр өчен салым базасын кишәрлектән 600 квадрат метрга киметә. Мәсәлән, әгәр кишәрлекнең мәйданы 10 сутый булса һәм гражданинның өч һәм аннан да күбрәк баласы булса, 6 сутыйны алганнан соң, салым 4 сутыйдан түләнә, ә кишәрлек мәйданы 6 сутыйдан артмаса, салым бөтенләй түләнми.

Әлеге салым түләүләре агымдагы 2019 елда ук 2018 елга салымнар исәпләгәндә исәпкә алыначак. Исәпләүләрне һәр төр объектка карата (бүлмә, фатир, йорт һәм җир кишәрлеге) алырга мөмкин.

Ташламага хокуклы һәр граждан салым ташламасыннан файдалану турындагы гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән җибәрә ала: электрон рәвештә Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, теләсә нинди салым инспекциясенә, шулай ук КФҮнең теләсә кайсы бүлегенә; почта хәбәре белән мөрәҗәгать итеп. Әгәр элегрәк ташлама бирелгән булса, кабат салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Конкрет муниципаль берәмлектә билгеләнгән мөлкәти салымнар буенча ташламалар исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәте сайтында (nalog.ru. ) «Мөлкәт салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» Интернет-сервисында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International