Игътибар, бәйге!

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «2016-2022 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатларында архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты «Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагын - коммерциягә карамаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Коммерция оешмасының иң яхшы архивын - Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагын» бәйгеләрен үткәрә. Конкурслар үткәрелә башлау датасы - 2020 елның 17 феврале.

Бәйге, аларны уздыру сроклары,  катнашучыларга таләпләр, катнашуга заявка формасы һәм анкеталар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты  «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm) урнаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International