2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар буенча һөнәри психологлар белән аралаша, һөнәри консультация һәм киңәшләр ала алачаклар.
Чараның үзенчәлеген игътибарга алып, һәм анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч - психолог белән нәтиҗәле эшләү максатларында (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.