«Россия – мөмкинлекләр иле»: халык онлайн-тавыш бирүе узачак

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан, 2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы һәм «Гомумроссия халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылган «Мәдәни код» (алга таба – Фестиваль) урам сәнгате фестивален үткәрү планлаштырыла.

Фестиваль кысаларында йортлар фасадларында киң күләмле сәнгать эшләре ясалачак, танылган граффитистлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади очрашулар оештырылачак. 3 февральдә фестиваль кысаларында урам сәнгате фестивальләрен үткәрүгә Россия төбәкләреннән гаризалар кабул итү төгәлләнде. Эксперт советы карары нәтиҗәләре буенча тавыш бирүнең шорт-листына Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.

Фестиваль кысаларында креатив фестивальләр уздыру мәйданчыгы булачак өч шәһәрне сайлау өчен, 10 февральдән 3 мартка кадәр «Вконтакте» социаль челтәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының рәсми төркемендә халык онлайн-тавыш бирү уза. (https://vk.com/rsvru?w=wall-162671848_3452)

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International