«Ветеранның тере сүзе» сыйныф сәгате

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Архив бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны белән сыйныф сәгате узды.

Бу  вакыйгаларда катнашучылар саны елдан-ел кими бара. Бөек Ватан сугышы ветераннары исән чакта безгә аларның хәрби биографияләре, сугыш елларында ничек батырларча көрәшүләре, Җиңүнең нинди кыйммәтләр белән бирелүе турында мөмкин кадәр күбрәк белеп калырга кирәк. Һәм ул еллардагы вакыйгалар турында Ветераннар сөйләвеннән истщлеклщрне барларга була. «Ветеранның тере сүзе» исемле сыйныф сәгате, сугыш ветераны Низамов Әнвәр Борһан улы катнашында архив бүлегендә үткәрелде. Сыйныф сәгате барышында укучылар Бөек Ватан сугышы елларында халык батырлыгы тарихы белән таныштылар, Әнвәр Борһанович белән бик җанлы әңгәмә кордылар. Укучылар  очрашудан бик канәгать калдылар. Ахырда истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International