"Демография" милли проектының "Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру уздыру өчен медицина оешмаларына китерү һәм озата бару эшен дәвам итә.
2020 елның ике ае эчендә медицина оешмаларына 511 кеше китерелгән. Март аенда 355 кешене диспансерлаштыруга китерү планлаштырылган.