Бу бик мөһим! «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйдә йөреп чыгулар оештыралар

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау оештырыла. Чараның максаты- сәламәтлеге торышы буенча төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык тудыра торган хәлләрне кисәтү буенча эш алып бару. Өйгә килгән белгечләр өлкәннәргә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кагыйдәләрен искә төшерәләр һәм аларга соңгы вакытта киң таралган мошенниклыктан саклану буенча инструктаж үткәреләр.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча  (84374) 33805 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International