Республика Дәүләт премиясе лауреатлары

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Табигый, техник, гуманитар фәннәрне үстерүгә, принципиаль яңа технологияләрне эшләүгә керткән зур өлешләре, фән һәм техника казанышларын куллану нигезендә җитештерүдә югары нәтиҗәләр күрсәткәне өчен А. Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү-техник университетының техник физика кафедрасы мөдире, физика-математика фәннәре докторы, профессор Фиюзат Гайсинга һәм аның җитәкчелегендә “Электролитик электродлар (күп каналлы разряд) белән һәм аларны материалларның һәм әйберләрнең өслекләрен эшкәртү процессларында куллану белән бергә яңа төр электр бушануының фәнни нигезләрен булдыру” исемле хезмәтне башкаруда өлеш керткән 5 кешегә ТР Президенты карары нигезендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премия-ләре тапшырылды һәм аларга “Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе Лауреаты” дигән мактаулы исем бирелде. Алар арасында Иске Суыксу авылында туып-үскән якташыбызның уллары – шул ук югары уку йортында хезмәт куючы техник фәннәр докторы Азат Фиюзат улы Гайсин, техник фәннәр кандидаты Алмаз Фиюзат улы Гайсин да бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International