Балалар бакчалары яңартыла

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Районда быел торак йортларга капиталь ремонт үткәрелү белән беррәттән социаль объектларны төзекләндерү эшләре дә алып барыла.
Андыйлардан җиде мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе өлешчә, ә берсе – Янтуган балалар бакчасы – тулысынча яңартылды (рәсемдә). “Кыят МППЖКХсы” җәмгыятенең генераль директоры Рәфәгать Хәсәнов белдерүенчә, соңгысы шул авылдан чыккан, хәзерге көндә “Корсар” җәмгыятенең генераль директоры Әсаф Рәимов биргән акчага төзекләндерелде. Авария хәлендәге бинага яңадан электр чыбыклары, су торбалары сузылды, батареялар урнаштырылды, җылылык системасы көйләнде. Яңа җәелгән идән һәм бина эчендә санузел да (элек ул урамда иде) монда йөрүче сабыйларны суык тиюдән саклаячак. Шулай ук балалар бакчасының барлык бүлмәләре дә яңадан җиһазланды. 
Шәһәрнең “Ромашка” бакчасын да капиталь төзекләндерүгә керештеләр генә әле, эш киләсе елның 1 сентябренә төгәлләнәчәк.
Район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Виктор Арисов сүзләренә караганда, ремонтны бинаның түбәсен алыштырудан башладылар. Аннан тәрәзәләр, ишекләр яңартылачак. Моңа республика бюджетыннан 8 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Әлеге “садик”ларга зурдан кубып төзекләндерү таләп ителсә, калганнарына өлешчә ремонт ясау да җитте. Татар Буасы, Кыят, Яшевка, Әхмәт, Зур Фролово авылларындагы балалар бакчаларына инженерлык коммуникацияләренә агымдагы ремонт ясалды. Шулай ук аларның  барысында да янгын сигнализацияләре урнаштырылды, кухня җиһазлары алыштырылды.
Район хакимияте тарафыннан сабыйларга уңайлыклар тудыру белән бергә аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары да күрелә. Бу максатта шәһәрнең дүрт балалар бакчасында – “АБВГДЕЙка”, “Күңелле ноталар”, “Алтынчәч”, “Батыр” мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә видеокамералар урнаштырылды. Алар тәүлек буе эшли. Андагы язмаларны бакча мөдире һәр көнне карап тикшереп торырга бурычлы. “Ата-аналар бу яңалыкны шатланып кабул иттеләр. Җәмгыятьтә экстремистлык, террорчылык кебек куркыныч күренешләр булганда әлеге видеокамералар ярдәмендә балалар бакчасына чит-ятларның үтеп керүен контрольдә тоту ул мөһим чара”, - дип белдерде мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече Мария Глинкина. Андый җиһаз тора-бара барлык шәһәр бакчаларына да куелыр, дип көтелә.
Балаларның иминлеген тәэмин итү чаралары, төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International