Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Татарстан Республикасы – Бохар өлкәсе» эшлекле форумы узды. Анда Бохара өлкәсе (Үзбәкстан) хакимы Уктам Барноев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.
Эшлекле форумда "Буа" Сәнәгать паркы генераль директоры Рөстәм Гайнуллов, Үзбәкстан һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләре белщн очрашты. Сәнәгать паркы җитәкчесе Бохар өлкәсе делегациясе белән үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алышты. Хәзерге вакытта Буа муниципаль районының сәнәгать паркына инвесторларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла.
Очрашуда катнашкан яклар республиканың тыгыз хезмәттәшлекне һәм партнерлыкны җайга салырга, инвестицион потенциалны үстерергә әзер булуын билгеләп үттеләр.
Форум кысаларында кунаклар үз төбәгенең презентацияләрен күрсәттеләр, катнашучылар агробизнес, җиңел сәнәгать, медицина һ. б. өлкәләрдә сәүдә-икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион потенциал мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бизнесменнар В2В форматында (бизнес өчен бизнес) аралаша алдылар, бу бизнесны киңәйтү өчен контактлар урнаштыру мөмкинлеге бирә.
.png)
.png)