Табиблар еллык хезмәт нәтиҗәләрен атады

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген, 26 февральдә Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында «Буа  үзәк район хастаханәсенең 2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында» йомгаклау медицина советы узды. Советта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов катнаштылар. Ранис Рафис улы совет утырышының эшен башлап, бүгенге көндә демографик куркынычсызлыкның киң колачлы гомумдәүләт программасының уңышлы үтәлеше, беренче чиратта, гомер озынлыгын арттыру, үлем-китем һәм куркыныч авырулар санын киметү кебек юнәлешләр –бүгенге медицинаның мөһим бурычлары икәнне искәртте. Утырышта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, Президент һәм Республика Хөкүмәтенә күрсәтелгән финанс ярдәме һәм Буа  үзәк район хастаханәсен төзекләндерүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.

Баш табиб Рөстәм Сәмәрханов чыгышында киләсе саннар аталды.  Районда  2009 елның 1 гыйнварына 42341 кеше яши, шул исәптән 0-15 яшьлек балалар – 7 564, эшкә яраклы кешеләр – 22 256, пенсия яшендәге кешеләр – 12 521. Узган ел 356 бала туган (2018 елда 365), 632 кеше үлгән (2018 елда 663). Халыкның үлем саны структурасында кан әйләнеше системасы авырулары – 41,6 % (263 пациент үлгән), яңа барлыкка килүләр – 12,9% (82 пациент), картлык – 8,5% (54 кеше), травмалар, агуланулар һәм тышкы сәбәпләр – 7,1% (45 кеше) алып тора.

Бүгенге көндә район хастаханәсендә 83 табиб һәм 360 урта медицина хезмәткәре, 84 урта медицина хезмәткәре фельдшер-акушерлык пунктларында эшли. Шулай ук районның баш табибы билгеләп үткәнчә: «2019 елда 5 табиб эшкә урнаштырылды. Шуларның 4 табибы  "Земский доктор" программасы буенча 1 миллион сум бер тапкыр бирелә торган түләү алды. 2020 елда Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган 2 кеше клиник ординатура бетереп, быел Буа үзәк район хастаханәсенә эшкә кайтачак. Апрель аенда кадрларны җәлеп итү эше буенча Ульяновск һәм Чуваш Республикасына бару да  планлаштырыла».

Диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр үткәрү буенча доклад белән баш табиб урынбасары Наилә Гыймадиева чыгыш ясады.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Далезович район хастаханәсе коллективына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бурычларны билгеләде, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга һәм аларга каршы көрәшкә игътибарлырак булырга кирәклеген билгеләп үтте, онкологик авыруларны иртә ачыклау мөһимлеген ассызыклады, эшләрендә уңышлар теләде.

Медицина советы  тармак үсешенә лаеклы өлеш керткән табибларны һәм медицина хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International