Бүген, 26 февральдә, Буа муниципаль районына эш сәфәре белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхвәтуллин белән очрашты. Аны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов озатып йөрде.
Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Рәүф Төхвәтуллинга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медален, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов юбилей сәгатьләрен тапшырды. Агымдагы елның гыйнварында ветеран 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа бүләк сыйфатында яңа телевизор бүләк ителде.
Шуны да әйтергә кирәк, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан ветеран фатирында, шәһәр Советы депутаты, «Стройгарант» җәмгыяте директоры Илдар Гыймадиев ярдәме белән, капиталь төзекләндерү ясалды.