Буа районында студентлар отрядлары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кышкы хәрби Спартакиада үткәрелде

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

25 февральдә “2016-2020 елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, спортның хәрби-гамәли төрләрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә әхлакый-ихтыярый сыйфатлар тәрбияләү һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәткә әзерлек максатларында, “Форпост” Үзәге”  студентлар отрядлары арасында кышкы хәрби Спартакиадасын уздырды.  Хәрби эстафета берничә этапта әзерләнгән: дәүләт чиге, коридор, кичү чыгу, зыян күрүчегә ярдәм итү, парлап чаңгыда йөгерү, мина кыры, аркан тарту.  Уеннар тәмамлангач, барлык катнашучыларга кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International