Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында район җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында җаваплы затлар  2009 елның 12 ноябрендәге 11 номерлы   «Ведомство буйсынуындагы территорияләрдә видеокамералар, яктырту, коймалар урнаштыру турында» беркетмә карарының 2 пункты буенча хисап бирделәр. Җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспектор Фәнис Гафуров  катнашучыларга  рецидив җинаятьчелекне профилактикалау мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирде. Боерган авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турында авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева хисап тотты.

Комиссия нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде, хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән йөкләмәләрне үтәү сроклары һәм башкаручылары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International