Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Иске Суыксу авылында гомер итүче Җәвидә Зарипованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга чәчәк бәйләме, Россия Президенты исеменнән котлау хаты, шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды.
Җәвидә Җамалетдин кызы сугыш авырлыкларын, сугыштан соңгы еллардагы ачлык һәм җимереклекләр михнәтләре аша узган кеше. "Татарстан" күмәк хуҗалыгында эшләп, сугыштан соң туган авылын торгызуга зур өлеш кертә ул. Җәвидә Зарипова -тыл хезмәтчәне. Олы юбилей чикләренә килеп җитсә дә, рух ныклыгына, күңел күтәренкелегенә ия ул, тормыш энергиясен саклап кала белгән. Бүген ул улы гаиләсе белән яши. Юбиляр- кайгыртучан әни, оныкларының яраткан әбисе, шулай ук «Ак Барс» хоккей клубының җанатары да икән әле.
Ранис Рафис улы юбилярга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибар теләде.