Бүген, 28 февральдә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү Комиссиясенең беренче план утырышы үтте. Утырышны ачып, катнашучыларга район җитәкчесе Ранис Камартдинов мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, безнең ил үсеше өчен иң җитди мәсьәләләрнең берсе - коррупция. Ул икътисад һәм хокук тәртибенең тотрыклы үсешенә зыян китерә, барлык тармакларга һәм идарә өлкәсенә кагыла. Республикада, безнең районда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча күп эш башкарыла, әмма аның күренешләре барыбер урын ала. Әйтик, агымдагы елда республика буенча хокук саклау органнары тарафыннан 800 дән артык коррупцион юнәлештәге җинаять ачыкланган, алар буенча зыян күләме 6,5 млрд.сумнан артып киткән. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт эшендә, җирдән файдалану, товарлар сатып алу, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү, дәүләт һәм муниципаль милектән файдалану, бюджет өлкәсендә, шулай ук гражданнарның, оешмаларның һәм дәүләтнең мөлкәти хокукларын яклау өлкәсендә коррупция белән бәйле 3226 хокук бозу очрагы ачыкланган. Утырышта катнашучылар «Коррупциясез Татарстан» фильмын карадылар.
Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова 2019 елда «Буа муниципаль районында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасы чараларының үтәлеше турында сөйләде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа бүлеге башлыгы Ренат Хәсәнов хокук саклау органнарының 2019 елда Буа муниципаль районында коррупция җинаятьләрен ачыклау һәм булдырмау эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
Район Контроль-хисап палатасының 2019 елда бюджет акчаларын максатчан куллану һәм рациональ тоту буенча эш нәтиҗәләрен белән рәис Рамил Әһлиуллин таныштырды.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупцион күренешләрне кисәтү, капиталь һәм агымдагы ремонт өчен торак-коммуналь хуҗалыкка килә торган бюджет акчаларыннан һәм халыктан түләүләрдән рациональ файдалану турында «Буа идарәче компаниясе » ҖЧҖ генераль директоры Виктор Мясников чыгыш ясады.
Утырышта катнашучыларны иҗтимагый контроль һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлек итү буенча Буа районы Иҗтимагый советының 2019 елдагы эшчәнлеге белән Иҗтимагый совет рәисе Илдар Измайлов таныштырды. «Буа дулкыннары» ТРК, «Байрак» район газетасы директоры, «Татмедиа» редакторы Гакыйл Камалетдинов, үз чиратында, массакүләм мәгълүмат чараларын да бу мәсьәләнең чагылышы һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.
Утырышны тәмамлап, Ранис Рафис улы коррупциягә каршы тору - икътисадны үстерү, сәламәт конкуренцияне тәэмин итү һәм проектларны тормышка ашыру өчен яхшы шартлар тудыру мөмкинлеге, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә бу эшкә җәмәгать оешмалары, территориаль иҗтимагый үзидарә, иҗтимагый контроль вәкилләре, һәм, әлбәттә, район халкы да җәлеп ителергә тиеш.