Ранис Камартдинов ветераннарга Җиңүнең 75 еллыгына медальләр тапшырды

2020 елның 28 феврале, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан район җитәкчесе Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышы ветераннары Гусарова Валентина Григорьевна, Панцырев Михаил Дмитриевич, Солтанов Әбрар Нурми улы өйләрендә булды һәм аларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Ранис Рафис улы ветераннарга мөрәҗәгать итеп, сугыш барысы өчен дә авыр сынау булды, дип билгеләп үтте. Медальләр тапшыру-символик билге, халыкның Бөек батырлыгына рәхмәт, фронттагы дошманны җиңүчеләргә һәм тылда җиңүне яулаучыларга хөрмәт билгесе. Ул ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, аяз күк йөзе теләп, Буа муниципаль районы исеменнән  истәлекле юбилей сәгатьләре бүләк итте.

Бу кыю һәм батыр кешеләрнең җилкәсендә гасырга якын вакыт аралыгы, шуңа күрә  һәркайсының хатирәләре дә күп. Хәерлесе дә, искә төшерәсе килмәгәне дә,  тик берсен дә онытырга ярамый. Ветераннар фронтка бик яшь  килеш чакырылганнар, ә сугыштан соңгы елларда илне торгызуда катнашканнар. Элеккеге хезмәттәшләрен котларга аларның җитәкчеләре дә килгән иде. Буа медицина училищесы директоры Гыймадиев Рамил Федорович - ветеран Валентина Григорьевна Гусарова, "Буа шикәре" ҖЧҖ директоры Погребной Валерий Трофимович - Михаил Дмитриевич Панцырев, Буа район кулланучылар җәмгыятенең кадрлар бүлегеннән Хәкимова Венера Таһир кызы - Әбрар Нурми улы Солтанов белән очрашты. Алар барысы да фронтовикларга җылы теләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бүләкләрне тапшыруда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ләйлә Камалова катнашты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәрдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру тантаналары районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә уза.  Җиңү көненә барлыгы 787 буалы юбилей медальләрен алачак, бүгенге көндә 488 медаль иясенә тантаналы рәвештә тапшырылды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International