Хезмәттә үтте гомерләр

2020 елның 28 феврале, җомга

Югары Лашчы мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышлап “Хезмәттә үтте гомерләр” дигән чара узды. Анда узган гасырда районда алдынгылыкны биләгән “Үрнәк” колхозының Югары Лашчы сыер фермасында эшләгән терлекчеләр чакырылды.

Очрашуга килүчеләрдән иң өлкәне Майсәрә апа Гыйльманова. Аңа 81 яшь. Сыер савучы булып 40 елга якын хезмәт куйган ул.

– Фермага эшкә яшьли килдек. Бар гомеребез шунда узды. Авыр булса да, зарланмадык, күңел биреп эшләдек. Хәзер ул чакларны сагынып искә алабыз. Бүгенге очрашу да моңа бер форсат, – ди ул. Ул эшли башлаган елларда фермада бар хезмәт кул белән башкарыла. Механикалаштыру 1971 елда колхоз рәисе Мансур Хәйруллов килгәч башлана. Хуҗалыкта терлекләр саны арта. Яңа ферма төзелә. Анда сыерларны саву агрегатлары урнаштырыла.  Мансур Нәбиулловичны 1981 елда алыштырган Әгъзам Гыйләҗев хезмәт шартларын яхшыртуны дәвам итә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һәр яңалыкны куллануга алучы җитәкче эшчеләр өчен фермада мунча, электр белән дәвалау кабинеты, кибет булдыра, хәтта автомат кер юу машинасы  урнаштыра, төрле бәйрәм чараларында алдынгыларны бүләкләүне традициягә кертә. Авылга газны беренчеләрдән булып кертүгә дә ирешә. Әгъзам Абдулла улы “Үрнәк”тә эшләгән елларын шәхсән үзе дә барлады.

– Минем өчен биредә унбер ел җитәкчелек итү зур хезмәт тәҗрибәсе булды. Ул елларда фермада алны-ялны белми эшләгән  апа-абыйлар, эне-сеңелләр алдында бүген дә баш иям. Ә бәйрәмне оештыручыларга олылап чакырулары өчен рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова бүгенге очрашуның истәлеге итеп аңа авыл күренеше төшерелгән фотокартина бүләк итте. 

Ул көнне хатирә яңартучылар тагын да булды. Авылның аксакалларының берсе Назыйм абый Сираҗев, колхозның һөнәр берлеге комитеты рәисе буларак, алдынгыларны ял йортларына юлламалар белән тәэмин итүе,  Наил абый Хәйретдинов сыерларны машина белән саву операторының вазифалары, Фәрит абый Сабиров фермада трактор белән башкарган эшләре турында сөйләделәр. Сыер савучылар сыер саву аппаратын сүтеп-җыю конкурсында да катнаштылар.

Кичәне алып баручылар Айдар Бикмиев белән Гөлсем Йосыпова фермада сыер сауган, бозаулар караган, сыер саву операторы, хисапчы, ферма мөдире, зоотехник, ветеринария табибы, терлекче, тракторчы булып эшләгән һәркемнең исемен телгә алдылар. Бәйрәмдә катнашырга теләп тә, төрле сәбәпләр белән килә алмаганнарның сәламнәрен җиткерделәр. Югары Лашчыдан гына түгел, Тутайдан да килгән терлекчеләр, хезмәтләре ферма белән бәйле булмаганнар өчен авыл үзешчәннәре җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Сыер савучылар монда да актив булдылар. Таңнан торып эшкә киткән, көне буе аяк өстендә булганда да терлекчелек йортында репетиция ясап, мәдәният йорты сәхнәсендә концерт-спектакльләр куюларын искә алдылар. Тәгъзимә апа Сәгъдиева искиткеч җиңел хәрәкәтләр белән татар халык биюен, Гөлдания апа Шәрәфетдинова, Зөлфия апа Сәлахова җыр башкардылар, Нурсәнә апа Сәлахетдинова шигырь укыды.

Ферма гына түгел, инде 73 еллык тарихлы “Үрнәк” колхозы үзе дә юк. Алар турында истәлекне бу көнне хезмәт-кәрләр белән бергә стендта урын алган фотографияләр, фермада хисапчы булып эшләгән Нәсыйх абый Шәйхетдиновның  авылдан читтә яшәүче бертуганы Исмәгыйль Сәгъдиев 1970 елның маенда төшергән видеоязмасы да “сөйләде”. Җанлы аралашу мул табынлы чәй өстәле артында да дәвам итте. Үткәннәр онытылмый, күңелгә якын шул...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International