Бүген, 29 февраль көнне Күл Черкене авыл җирлеге Советы депутатлары чираттагы утырышында Күл Черкене авыл җирлеге Советы депутаты, җирлек башлыгы Исмәгыйль Хәбибуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды. Утырыш Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашында узды.
Исмәгыйль Мәнсуровичка җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Исмәгыйль Хәбибуллин Буа муниципаль районының Күл Черкене авыл җирлеген 10 ел дәвамында җитәкләгән, аның үсеш мәсьәләләрен уңышлы хәл иткән, ул район икътисады үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән.
Депутатлар бертавыштан авыл җирлеге депутаты Мөдәрис Истиев кандидатурасын муниципаль берәмлек җитәкчесе вазифасына хупладылар. Яңа сайланган җирлек башлыгы, үзенә күрсәтелгән ышанычны аклау өчен, бар көчен куячагына ышандырды.
Мөдәрис Кәшаф улына яңа вазыйфасында уңышлар телибез!