Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, 2020 елның март-июнь айларында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм дәүләт аккредитациясе булган югары белем бирү оешмаларында укучылар арасында «Дүртенче сәнагать революциясе шартларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре» темасына фәнни эшләр I республика бәйгесен оештыра.
Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты оешуга 20 ел тулуга багышлана.
Бәйге:
‑ яшьләрне закон чыгару эшчәнлегендә катнашу аша дәүләт белән идарә итүгә җәлеп итү;
‑ хокукый көйләү өлкәсендә белгечләрнең кадрлар резервын әзерләү өчен шартлар тудыру;
‑ яшьләр арасында хокукый культураны үстерүгә һәм таратуга булышлык итүне максат итеп куя.
Бәйгегә түбәндәге номинацияләр буенча тәмамланган эшләр кабул ителә:
‑ Кеше һәм граждан хокуклары буенча махсуслашкан органнарны булдыру тарихы, проблемалар һәм үсеш перспективалары;
‑ Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау һәм яклауның, тормышка ашыруның, тануның теоретик һәм практик проблемалары;
‑ Кеше һәм гражданның цифрлы хокуклары һәм ирекләре һәм аларны хокукый яклау;
‑ Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашыру механизмнары;
‑ Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча институтны хокукый көйләү;
‑ Кеше хокуклары һәм ирекләренең халыкара, милли һәм төбәк гарантияләре.
Бәйге эше бәйге юнәлешләренең берсе буенча тәмамланган иҗади тикшеренү булырга тиеш, анда:
‑ бәйге эшендә билгеләнгән проблемалар һәм аларны хәл итү юллары;
‑ проблеманы хокукый көйләү буенча тәкъдимнәр;
‑ аерым шәхесләргә кагылышлы хокукый көйләү предметы һәм объекты, максаты, бурычлары, тәкъдимнәр;
– бу юнәлештәге иҗтимагый мөнәсәбәтләрне әлеге закон өлкәсендә анализлап, хокукый көйләү торышына гомуми характеристика һәм бәя бирү күрсәтелергә тиеш. Шул ук вакытта гамәлдәге законнардагы эшләнеп бетмәгән урыннар һәм каршылыклар, асылда көчен югалткан, искергән хокук нормалары, нәтиҗәсе булмаган положениеләр, шулай ук хокукый көйләүдә булган кимчелекләрне бетерү ысуллары күрсәтелә;
‑ эш эчтәлеге, норматив-хокукый актлар исемлеге, суд практикасы материаллары һәм махсус әдәбият күрсәтелергә тиеш.
Бәйге өч этапта үткәрелә:
‑ беренче этап (сайлап алу) югары белем бирү оешмаларында 2020 елның 1 маена кадәр үткәрелә (югары белем бирү оешмаларында мөстәкыйль рәвештә үткәрелә);
‑ икенче этап (читтән торып) 2020 елның 1 июненә кадәр үткәрелә (икенче этапта катнашу өчен http://upch.tatarstan.ru/ сайтында басылган таләпләргә ярашлы рәвештә эшләнгән бәйге эшен һәм аның тезисларын тәкъдим итәргә кирәк );
‑ өченче этап (йомгак ясау) 2020 елның 15 июненә кадәр үткәрелә.
Студентлар һәм аспирантлар, Эшләрегезне көтәбез!