Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны бергәләп кабул итәчәк

2020 елның 29 феврале, шимбә

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасын дәвам итә.

2020 елның 3 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Е. Ю. Глухова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарына республика муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре өчен «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Елена Степановага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International