Район җитәкчесе Ранис Камартдинов фронтовиклар белән очрашуларны дәвам итә

2020 елның 29 феврале, шимбә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы  бәйрәме буыннарны берләштерә һәм һәркемне, үзен безнең дәүләт тарихындагы бу бөек вакыйганың бер өлеше итеп хис итәргә мәҗбүр итә. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны елдан-ел кими бара һәм тиздән яшь буын әби-бабаларыбызның батырлыгы турында китаплардан гына  укып белә алачак.

 Буа муниципаль районы җитәкчелеге әлеге истәлекле датага аерым игътибар бирә. Бу бәйрәм алдыннан район җитәкчесе Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән өйдәге шартларда күрешүен  дәвам итә. Бүген ул Бөек Ватан сугышында катнашучылар – Гариф Лотфулла улы Сафиуллин һәм Осипов Петр Тимофеевич янында булды. Ветераннарга  медаль, истәлекле юбилей сәгатьләре һәм чәчәкләр тапшырганда, район җитәкчесе фронтовикларга сугышчан батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, күп елларга сәламәтлек теләде. Ветераннар күңеленә дә мондый очрашулар хуш килде, рәхмәт сүзләре белән котлаулар кабул итткәндә шатлыклары йөзләренә чыкты, күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык аларга яңа көч өстәгәндәй булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International