Бүрекле социаль хезмәткәр

2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
Яңа Чәчкап авылы егете Фәһим Шакирҗанов социаль хезмәткәр вазифасында декрет ялына киткән хатынын алмаштырган иде, шуннан ошап китеп, бөтенләйгә калды.
Фәһим үзе әби-бабай тәрбиясендә үсмәде, тик әти-әнисе Фәния апа һәм Җиһангәрәй абый, баштанаяк эшкә чумган булсалар да, төпчек улларына үгет-нәсыйхәт бирергә иренмәделәр. Малай яшьтән олыны-олы итеп, тирә-күрше әби-бабайларны эше белән кинәндереп үсте. Аларга су китерү, утын яру, кышын кар чистарту кебек эшләр Фәһим өчен бернигә дә тормый иде. Социаль хезмәткәр булып китү тамырлары әллә шуннан килә?!
Авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы академиясендә инженер-механик белгечлегенә укып, диплом алды. Югары белемле егет шәһәрдә калырга да, җитәкче булырга да хыялланмады. Армия сафларында хезмәт итеп, туп-туры әти-әнисе янына кайтты. Егет гадидән башлады – “ДТ-75” тракторын иярләде. Шул “корыч айгыр” штурвалы артында 17 ел вакыт сизелми дә үткән. Бу дәвердә Фәһим ике бала атасы булды. Ә тракторын ташлап, социаль хезмәткәр булып китүенә ...өченче баласы туу сәбәпче. Хатыны Резеда декрет ялына киткәнче алты әбине карый иде. Үз урынында вакытлыча Фәһимне калдырып, әби-бабайларын да ышанып тапшырды. Картларны эше белән сөендереп, рәхмәт сүзләре ишетү иргә чын-чынлап ошый башлады. Шулай итеп 40 яшендә үзенә дә “шефлыкка” әби-бабайлар алып, даими эшкә социаль хезмәткәр булып урнашты. Хәзер ул көн саен әбиләргә тәмле ашлар,  “второйлар” пешерә, идәннәрен юа, себерә, челтәрләрен юып элә, сулар китерә, кирәк-ярак артыннан кибеткә йөгерә, дарулар алырга район үзәгенә йөри. Ир-ат өчен ишегалдында да эш җитәрлек. Ул иртән иртүк килеп утын яра, кар түгә, киртә-сарайларны төзекләндерә. Кыскасы, үзе әйтмешли, “универсаль” хезмәткәр. Ул караган әби-бабайлар Мөсфирә һәм Мансур Заһретдиновлр, Нурия Әхмәтҗанова, Фатыйма Моратова “улларын” мактап туя алмыйлар. Әбиләрнең берсе икенче төркем инвалид. Фәһим аңа тагын да күбрәк булышырга тырыша. Хәзер картлар арасында бүрекле социаль хезмәткәрнең абруе шулкадәр үсте, хәтта социаль хезмәт күрсәтү идарәсенә мине Фәһимгә беркетегез әле, - дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Фәһим моңа шат кына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International