Бәбине – автобишеккә

2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
“Балаларга – автоутыргыч” Бөтенроссия социаль компаниясе кысаларында район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Светлана һәм Александр Кильдюшевлар гаиләсендә яңа туган Дмитрийга  автобишек бүләк иттеләр.
Моңа өстәп, гаиләнең беренчесе ут кайтаргыч җыелмага да ия булды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең юл-патруль хезмәтчелегенең өлкән инспекторы Александр Маляшов әйтүенчә, мондый җайланмада бала автомобильдә беренче сәяхәтеннән алып алты айга кадәр йөртелергә тиеш. Ул “арба”да барган вакытта бала транспорт чарасы кискен туктаганда яисә тигезсез юлда барганда селкенү, бәрелү очракларыннан тулысынча якланган. Беренчедән, җайланма нык итеп автомобиль утыргычының иминлек каешлары белән беркетелә, икенчедән бишекнең үзенең бала гәүдәсен тотып тора торган йомшак каешы бар. Шуңа да ата-ана баласына мондый бишек алып, үзенә тынычлык тәэмин итә. Югыйсә автомобиль йөртүчегә игътибарын икегә бүләргә туры килә иде: юл хәрәкәтенә һәм янәшә утыргычтагы яисә иң куркынычы – хатын итәгендәге баласына. Димәк, ул үзенең дә, нарасыеның да гомерен куркыныч астына куя. Шуңа да соңгы вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре бу  проблемага йөз белән борылдылар. Алар алда әйтеп үтелгән акция кысаларында яңа туганнарга автобишекләр бүләк итеп, үзләре үрнәгенә әти-әниләрне дә ияртмәкче булалар. Юл иминлеге сакчылары фикеренчә, автобишек, автоутыргыч кебек җайланмалар балаларның авыр тән җәрәхәтләре алуын 92, ә һәлак булу очракларын 54 процентка киметергә тиеш.
“Юлларда балалар травматизмын киметү – безнең эшчәнлекнең төп юнәлеше. Шуңа да мондый һәм башка төр бүләкләрне тапшыруны киләчәктә дә дәвам итәрбез дип уйлыйм”, - дип белдерде “ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International