2018 елның 31 декабренә гамәлдә булган РФ законнары нигезендә пенсия билгеләү өчен кирәкле шартларга туры килә торган физик затларга ташламалар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

30.10.2018 елда 378-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде, аның нигезендә 2019 елдан башлап җир салымы һәм физик затлар мөлкәтенә салым буенча ташламага хокук Россия Федерациясе законнары нигезендә пенсия билгеләү өчен кирәкле шартларга туры килә торган физик затлар ия булачак.

Димәк, 2019 елдан ташламага гражданнарның, әйтик, яше 2019 елга кадәр закон буенча пенсиягә чыгу өчен - 55, ир-атлар өчен-60 яшь.

Бу затлар бер җир участогының 6 сутый кадастр бәясе күләменә вычет рәвешендә җир салымы ташламаларына, шулай ук бер объект буенча салым түләүдән азат итү рәвешендәге физик затлар милкенә салым буенча ташламаларга ия булачак (РФ НКның 407 ст.).

Гражданинга ташламалар алу өчен теләсә кайсы салым органына ташламаны билгеләү нигезен күрсәтеп гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International