Буа муниципаль районы Башкарма комитетында яңа билгеләнеш.

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Бүген, 2 март көнне, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова район башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул-элек Буа районы Советы Аппаратының массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек, хатлар һәм үтәлешен контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Ләйсән Наил кызы Сөнгатуллина.

Ләйсән Наил кызына яңа вазыйфасында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International