Татар Буасы авылында яшәүче Гүзәл һәм Илфат Җәббаровлар инде икенче ел чит ил суганчыкларыннан лалә чәчәкләре үстерәләр.
Хуҗабикә сүзләренә караганда, беренче елда 2 меңгә якын утыртканнар. Башта тәҗрибә рәвешендә, ә быел аларның санын ике тапкыр арттырырга булдык.
- 14 февраль- Гашыйклар көненә бер сорт үстерергә өлгердек, ә 8 мартка башка сортлар да чәчәк атачак, - ди ул. Бу хакта тулырак район газетасының киләсе санында укыгыз.
