Иң көчле авыл җирлеге башлыгы

2012 елның 7 декабре, җомга
Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хисамов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре спартакиадасының финал этабында да гер күтәрү буенча беренчелекне беркемгә дә бирмәде. 51 яшьлек җитәкче үзеннән шактый яшь көндәшләрен күпкә артта калдырып, 24 килограммлы герны уң кулы белән туксан, сулы белән сиксән бер, җәмгысе 171 мәртәбә өскә чөйде. Икенче урын алучы 146 тапкыр күтәрде. Моңа яшьтән үк көрәш белән шөгыльләнүе, гер спорты техникасын белүе дә ярдәм итте, билгеле. Ә менә үзе өчен дә көтелмәгән әлеге нәтиҗә өчен ул иң элек “Батыр” спорт мәктәбе тренеры Алексей Поповка рәхмәтле. “Бер ай дәвамында аның кул астында шөгыльләнеп кенә зона этабындагы күрсәткечне 48гә арттыра алдым”, - ди җиңүче.
Һичшиксез, аның саллы өлеше белән район командасы беренче алтылыкка керде. Аерым төрләрдән тагын бадминтончылар бишенче, шашкачылар, волейболчылар, мини-футболчылар алтынчы булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International