Бер көн “яз”, бер көн кыш

2012 елның 7 декабре, җомга
Календарьда декабрь, ә салкын һәм плюс температуралы җылы көннәр һаман чиратлашып тора – шахмат тәртибендә.
Синоптиклар белдерүенчә, ноябрьдә һава температурасы уртача айлык нормадан 12 градуска югары булды. Интернет хәбәрләренә караганда, Казанда урыны белән сиреньнәр  чәчәк аткан, ә агач-куакларда бөреләр “бүертү” бездә дә күзәтелде. Авыл хуҗалыгы белгечләре җылыда көздән чәчеп калдырылган уҗымнарның кискен үсеш алуына борчыла. Тамыр системасы ныгымаган яшеллек, салкыннарга бирешеп, зәгыйфьләнәчәк, кышны авыр кичерәчәк. 
Россиянең Европа өлешендәге шәһәрләрдә тәүлеклек, айлык кына да түгел, сезонлы җылы һава торышы рекорды “сугылды”. Аномаль җылы  кыш башында Казанда уртача температура нормадан 3,7 градуска югарырак булды, Ульяновскта – 6га, ә Краснодарда кыш чын-чынлап җәйдән – 26,1 градус җылылык белән башланды. Бу “җәннәттә” хәтта розалар чәчәк атарга керештеләр. Шушы көннәрдә генә Беренче каналның “Вакыт” программасында Төньяк Осетиядә кура җиләгеннән декабрь уңышы алулары турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.
Ләкин, табигатьтә начар һава торышы юк, дип җырларда җырланса да, галимнәр белдерүенчә, аномаль җылылык кешеләргә шатлык китерми. Киресенчә, гадәттән тыш җылы тору депрессия китереп чыгарырга сәләтле. Сәбәбе, беренче чиратта, кояш күренмәүгә бәйле.  Аномаль һава торышы йөрәк-кан системасы авыруларыннан интегүчеләр өчен дә бүләк түгел. Район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу сәбәпле табиб ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр якынча 20 проентка күбәйгән. Һава торышының бертуктаусыз “уйнавы” да әлсерәтте кешеләрне – бер көнне, кар явып, боз каткан тротуарлар буйлап шуарга туры килсә, икенче көнне кышкы итекләрне яңгыр суы чылата. Бозлавыкта таеп егылып аяк-кулларын имгәтүчеләр дә бар.
Аномаль җылылык аркасында бигрәк тә Россиянең көньяк өлешендә күзәтелгән агач-куакларның вакытсыз яфрак яруы да яхшыга түгел. Алдавыч һава торышы шартларында беренче яфраклар төртү үсемлекләргә зыянлы, бигрәк тә җиләк-җимеш куаклары өчен – алар кышка әзерләнергә өлгерми. Аз гына салкыннар булдымы, әлеге иртә яшеллек һәлак булачак. Ә язга  бөтенләй яфрак ярмаска да мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International